Читать онлайн книгу "Шигырьләр / Стихи"

Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Лотфулла улы Рәмиев


Җыентыкка әдипнең төрле елларда иҗат иткән шигъри әсәрләре, тәрҗемәләре тупланды.





Сагит Рамиев

Шигырьләр / Стихи



© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Гыйльманов Г. Х., төзү, 2021




Сәгыйть Рәмиев







Сәгыйть Рәмиев – XX йөз башында, бигрәк тә 1905 елгы революция чорында, әдәбият мәйданына чыгып, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы узган, демократик татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә әһәмиятле өлеш керткән шагыйрь. Бу дәвердә татар халкы тормышында барган тирән тарихи үзгәрешләр, иҗтимагый тетрәүләр әдәбиятка, реализм үсеше белән бергә, романтизмны да алып килде. Татар әдәбиятында бөтен бер юнәлеш булып үсеп киткән романтизм аеруча С. Рәмиев иҗатында калку гәүдәләнде.

Шагыйрь иҗаты татар иҗтимагый җирлегендә шытып, тамырлары белән борынгы Көнчыгыш Т»У™Рј СЂСѓСЃ-европа романтизмына РґР° тоташкан хәлдә, Р РѕСЃСЃРёСЏРґУ™ уйнаган Т—РёР»-давылларда, халкыбызның «таң вакыты» РЅРґР° шаулап күтәрелде. РЎ. Рәмиев әдәбиятка гаделсез РґУ©РЅСЊСЏРЅС‹ТЈ «күкләрен ватарга» ашкынган, азатлык, гүзәллек идеалына омтылган романтик герой образын алып килде. РђРЅС‹ТЈ кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсыйхәтчелектән арындыруга Р·СѓСЂ өлеш керттеләр. РЁСѓР» СѓРє вакытта Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге СЏТЈР° мөмкинлекләрне ачып, традицион көйле шигырьдән интонацион шигырьне, СЃУ©Р№Р»У™ТЇ шигырен үстереп чыгарды. У?РґРёРїРЅРµТЈ пьесалары, повесть Т»У™Рј С…РёРєУ™СЏР»У™СЂРµ РґУ™ татар драматургиясе Т»У™Рј прозасы хәзинәләренә билгеле бер өлеш булып керде.

Шагыйрь рус һәм дөнья әдәбияты классиклары әсәрләрен тәрҗемә итүгә дә күп хезмәт куйды. Аның зур осталык белән эшләнгән, үз иҗатының органик өлешен тәшкил иткән тәрҗемәләре татар әдәбиятын яңа идея-тематик казанышлар белән баетуда зур роль уйнадылар.

С. Рәмиев шулай ук публицистика, әдәби тәнкыйть, музыка һәм театр сәнгате, шигырь төзелеше һәм тәрҗемә теориясе, тел белеме һ. б. өлкәләргә күп игътибар биргән, культура һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан язучы иде.



    Шәйхи Садретдинов




1905–1907





РЈРєСѓ


Сөекле сеңелләрем Гафифә илә Вәсимәгә


Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку,
Р?лтеп РєТЇРєРєУ™ җиткән СѓРєСѓ,
РЈРєСѓ, СѓРєСѓ, СѓРєСѓ.

Юлымызны хак иткән уку,
Йөземезне ак иткән уку,
Үземезне баг иткән уку,
РЈРєСѓ, СѓРєСѓ, СѓРєСѓ.

Раст, чын кеше эше уку,
Баг[1 - Баг – гөлбакча.] вә рәхәт җимеше уку,
Ачкан рәхәт ишеген уку,
РЈРєСѓ, СѓРєСѓ, СѓРєСѓ.

Гакылга нур биргән уку,
Мөкатдәс уй биргән уку,
Су юкта су биргән уку,
РЈРєСѓ, СѓРєСѓ, СѓРєСѓ.

Дәүләт, бәхет биргән уку,
Мөлек, тәхет биргән уку,
Безгә РєРёСЂУ™Рє илла[2 - Р?лла – тик, фәкать.] СѓРєСѓ,
РЈРєСѓ, СѓРєСѓ, СѓРєСѓ.

Урысча да уку, уку,
Кытайча да уку, уку,
Кемчә генә дә уку, уку,
РЈРєСѓ, СѓРєСѓ, СѓРєСѓ.

Р?СЂР»У™СЂРіУ™ РґУ™ фарыз СѓРєСѓ,
Кызларга да фарыз уку,
Фарыз эшнең барсы уку,
РЈРєСѓ, СѓРєСѓ, СѓРєСѓ.




Ярлылык


Татар шәкертләренә


У?Р№ ярлылык, мәлгунь, У™Р№ ярлылык!
Кайдан таптың шәкерт чагымны?
Бәдбәхет! Тапкан бәйләнер вакыт.
Чыраен сытмый, күзен йоммый,
Р?меп РёРјУ™ актык канымны.
Буылгыры! Эче күбеп үлгере.

Торамын да карыйм, карыйм, күрәм:
Сансыз булган миңа мәлганәт[3 - Мәлганәт – ләгънәтләнергә тиешле яман эшләр.].
Дөмеккән! Ничек котылыйм бу эттән?
У?йтмәс Т—РёСЂРґУ™РЅ, Аллам, У™Р№С‚У™Рј РёРЅРґРµ:
Шул да булды микән гадаләт[4 - Гадаләт – гаделлек.]?
Яраббем! Нигә генә яраттың?!




Хәзрәтләр эше


Муллаларга


Эшләрене җайга салгач,
Дүрткә тулгач хатыны,
Күңеле була, этли башлый
Көн дә шәкерт халкыны.

Хәзрәт: «Нигә синең сакалың юк?
Нигә озын мыегың?
Тугры кесә ярамыймы?
Нәрсәгә бу кыегың?

Карасана якасына!
Нигә бу каптырмасы?
Чалбарыңны ташла хәзер!
Охшый руска фурмасы.

Бу көенә сине илгә
Ничек итеп күргәзик?
Кигәнең – урыс киеме,
Укыганың – гел гәзит!»

Зарур улып бер вакытны,
Кулына гәзит тотып
Килә хәзрәткә шәкерте,
Сөйли гәзитне укып.

Шәкерт: «Шуйлә[5 - Шуйлә – шул рәвешле.] Коръән аятене
Кире аңлап язсалар,
Килешерме шанымызга
Юк яман ат таксалар?

Аягың үбеп үтенәм,
У?Р№ С…У™Р·СЂУ™С‚, баксана!
Хуш мөбарәк сакалыңлә[6 - Сакалыңлә (илә) – сакалың белән.]
Рәд[7 - Рәд – инкяр итү, кире кагу.] җавабын язсана!»
Хәзрәт: «Мин урысча яза белмим,
Аңа урысча кирәк!
Кытый-мытый да ярамый,
Байтагук оста кирәк!»

Шәкерт: «Русча белмәгәнеңе, тәкъсир[8 - Тәкъсир – руханиларга олылап эндәшү сүзе.],
Үзем дә беләмен,
Тик тәбәррек[9 - Тәбәррек – хөрмәтле.] сакалың
Язмас микән дип киләмен».

Хәзрәт: «Хи-хи-хи, ахмак! Белү ул
Сакалга карыймыни?
Сакал ул – бер йон гына бит,
Язмага ярыймыни?»

Шәкерт: В«Р?РјРґРµ, алайсә, сакалыңны
Казаханә[10 - Казаханә – бәдрәф.] юлына
Русларә йолкып бирик
Гәзит кәгазе урнына!»




Таң ата, эшлик туганнар!


Таң атадыр, иптәшләр!
Эшләргә хәзерләнегез!
Бездән куәтле эшләр
Тели хәзер илебез…

Эшлә, туган, кулың берлән,
Эшлә, туган, гаклың берлән,
Эшлә, туган, арымыйча,
Көне һәм төне берлән!

Уйлама: синең көчең
Файдасыз югалыр диеп,
Курыкма: синең уең
Аңланмый калыр диеп.

Ләкин файдалы итеп,
Халыкның басуына
Чәч син, туган, ал да
«Тартышу» орлыгын анда.

Үссен анда шатлык!
Үссен анда ирек!
Тусын байлык һәм барлык!
Яшәсен җир һәм ирек!

Эшлик кулыбыз берлән,
Эшлик гаклымыз берлән,
Эшлик һич арымыйча,
Көне һәм төне берлән!




Максим Горькийның «На дне» сеннән


Кояш чыга да, бата да…
Төрмәм мәңге караңгы…
Көннәр, төннәр зобанилар,
Р­С…!
Тәрәзәмне караулый.

Караулагыз теләгәнчә,
Мин барыбер качалмыйм,
Бик шат качар идем дә шул…
Р­С…!
Богавымны ачалмыйм.

Эх, сез, богаулар, богаулар!
Сез тимер зобанилар…
Сезнең тырнаклар аякны,
Р­С…!
Рәхимсез сызгалыйлар.




Матәм маршы







Сез хак корбан улдыңыз шәриф[11 - Шәриф – данлы, изге.] юлда,
Газиз халык өчен тартышканда[12 - Тартышканда – көрәшкәндә.],
Туп, мылтыкка каршы торып үлдеңез,
Халык хакы өчен атышканда.

Никадәр сасы, тар төрмәдә ятып,
Юлыңыздан кире кайтмадыңыз,
Залимнәр, палачлар ни азап кылса да,
Күз кабагы да какмадыңыз!

Һаман бер көе гел көләч йөз илә,
Тартышта дәвам сез иттеңез,
Кыйммәтле халыкның сәгадәтене
Даим күз алдында иттеңез!

У? патша туй РёС‚У™ алтын сарайда,
Күрми халкы бар икәнне,
Сезләрне үтергәнгә бәйрәм итә,
Сизми әҗәле җиткәнне.

Килер бер вакыт һәм уяныр халык,
Гайрәтле вә көчле, коточкыч,
Барырлар дошманның өстенә очып,
Ничек күктә оча бер көтү кош.

Менә шул вакыт кайтарырбыз үчне, –
Үзләре дә хәйранга калырлар,
Ярый, хуш, хафасыз, тыныч булыңыз,
Дошманнар бары кадалырлар!




Татарча Марсельеза


Ташлыйк, туганнар, иске тормышны,
Ул тормыштан илгә файда юк.
Булса, байлар илә тик түрәләр
Аркабызда рәхәт күрәләр.
Кирәкми, ташлыйбыз иске тормышны!
Кирәкми, яңа юл башлыйбыз!
Яңа юл, яхшы юл, бер җәберсез,
Тигез рәхәт тора башлыйбыз!

Торыгыз, килегез, ач кешеләр,
Торыгыз, дошманга үч кешеләр!
Кушылып бер җиргә бар эшчеләр,
Тартышып табыйк якты, ак көннәр!
Байлар, юан корсаклар, комсызлар
Төрле яктан безне камыйлар;
Безнең арка тиребездә симереп,
Актык азыгыбызны талыйлар.
Ачыгыйкмы шулар симерсен дип,
Ачыгыйкмы шулар туйсын дип,
Көн изсен, төн изсен күкрәкне дә,
Ахырдан эт итеп күмсен дип.

Торыгыз…
(Тәкрар[13 - Тәкрар – кабат, припев.].)

Безгә тынычлык тик кабердә,
Монда көн дә бурыч хәзерлә.
Патша – елан, байларның атасы,
Аңа тагы каныңны әзерлә.
Эчсен икән каныңны хозурлап,
Алсын икән малыңны зурлап,
Патшага хезмәткә дип турылап,
Алсын икән балаңны хурлап.

Торыгыз…
(Тәкрар.)

Җитәр инде, күрдек күп хурлыклар,
Бар да иске тормыш шомлыгы,
Тарлыкта, коллыкта күп изелдек,
Бар да залим патша шомлыгы.
Нигә соң без һаман тик ятабыз,
Нигә бер зур казык какмыйбыз?
Патшасын, байларын һәм түрәсен
Шул казыкка бәйләп атмыйбыз?!

Торыгыз…
(Тәкрар.)

У?РіУ™СЂ РёСЃРєРµ тормышны бетерсәк,
Яңа тормыш нурыны сачар,
Падишаһ, байлар, түрәләр –
Бар да берсе-берсенә качар.
Менә барча халык, бертугандай
Һәм анадан яңа тугандай,
Дуст булыр, хөр булыр күктә коштай,
Тук булыр күңеле саф көмештәй.

Торыгыз…
(Тәкрар.)

Бары тигез укыр һәм эшләрләр,
Бар да тигез рәхәт чигәрләр;
Булмас ялган, золым һәм җәберләр,
Килмәс, әҗәл җитми, каберләр.
Моңарчы зәхмәт чиккән хур иде,
Аның өстендә бай зур иде.
Бетсен әүвәлдә рәхәт чиккәннәр!
Булсын патша зәхмәт чиккәннәр!
Торыгыз, килегез, ач кешеләр,
Торыгыз, дошманга үч кешеләр!
Кушылып бер җиргә бар эшчеләр,
Тартышып табыйк якты, ак көннәр!




Кыю атлагыз, иптәшләр!


Туганнар, күңелдән берләшеп,
Торыйк, бер аякка басыйк!
Р?ркенлек, сәгадәт багына,
Ягез лә, башлап юл ачыйк!

Беләмсез, туганнар, кем идек?
Дөньяга ни өчен килдек?
Тигезлек вә дустлык, җир, ирек!
Менә без шулар чөн[14 - Чөн – өчен.] килдек!

Безне күп тоттылар богаулап,
Җир, ирек, якты көн бирми,
Эшләгән эшебезне талап,
Безне кеше дә дими.

Вакыт ич, туганнар, белергә,
Тартышмый табылмый хокук,
У?ллә патшадан куркамсыз,
Патшада анда көч юк.

Патшаның тәхетене уйласак,
Эшчеләр үзләре ич саклый,
Тубын, мылтыгын һәм сөңгесен
Эшчеләр үзләре ич саплый.

Күңелдән ышанып көчебезгә,
Чыгыйк урамга без саф-саф,
Р?СЃРєРµ тормышны, ләгънәтне
Мәңге юк итик таптап.

Р?СЃРєРµ, зәхмәтле тормышның
Очрыйк тузанын җилгә,
Якты, рәхәтле тормышның
Кадыйк флагыны җиргә!




Хатыннар галәме


У?Р№, хатыннар галәме! Сез
Ник наданлык дәрьясы?
Дәрьяңызда баткан, үлгән
Бар татар зат баласы.

Белмиләр сезсез татарлар
Үз кирәк, файдаларын,
Күрмиләр рәхәт, сәгадәт
Нәрсәдә, кайда барын.

Сез һаман тик торасыз, ник
Яктылыкка бармыйсыз?
Ник татарларны да юлга,
Якты юлга салмыйсыз?..




Театр


Казанда, Новый клуб залында, беренче мәртәбә башлап татар телендә театр уйнаган татар кызлары һәм татар егетләре хөрмәтенә.


1906 нчы ел,
Егерме икенче декабрь, җомга көн кич
Чыкмый ич күңелемнең хәтереннән һич,
Раст ук да татарлар җанлы икәне
Дөньяга беленде шул көндә кич.

Айдан да якты иде нур йөзләре,
Шатланган, җанланган һәм үзләре,
«Ни була, ни күрәбез?» – бар сүзләре,
Театр пәрдәсендә күзләре.

Пәрдә дә үзенә башка бер төс алган,
Колагын уйнап торган көйгә салган,
Стуллар, стеналар – барчасы да,
Кеше төслүк, тәмле, тирән уйга калган.

Моңлатып милли музыка театрны,
Тарихи, матур милли көйләр уйный…
Җәмәгать, пәрдәне дә онытышып,
Үзенең баштан үткән уен уйлый…

Кинәттән күз алдыннан пәрдә китә,
Гаҗиб-гаҗиб[15 - Гаҗиб – искиткеч, гаҗәеп.] гыйбрәтләрне тәкрар итә[16 - Гыйбрәтләрне тәкрар итә – гыйбрәтле хәлләрне сурәтләп күрсәтә.],
Карап торган җәмәгатьнең күзләреннән
Энҗе кебек яшьләрене тәгәрәтә.

Ахырда уен бетә, пәрдә төшә,
Тәэсиреннән еглый-еглый күзләр шешә,
Уйнаучы кызларга һәм егетләргә
«Күп яшәгез!» тавышлары таулар тишә.

Башлаучылар гәрчә уенны «Таң»нар иде[17 -


1906 елның 22 декабрендә булган беренче театр уены С. Рәмиев чыгышы белән ачыла.],
Тәмамлаучы, күркәм итеп, кызлар иде,
Белә килгән татар хәлен таулар, ташлар:
«Баш каһарман бу уенда – кызлар», – ди иде.

Йөзләрендә дә кызларның нурлар яна,
Карарга, күз йоммыйча, кояш ояла;
Йөргәндә әрле-бирле бер эш белән –
Җирләр-күкләр тәгъзим итеп[18 - Тәгъзим итеп – олылап, хөрмәт итеп.] иелеп кала.

Раст, кызлар, чын каһарман сез булдыгыз!
Татарларны тәгассыбтан[19 - Тәгассыб – искелеккә ябышып яту.] сез йолдыгыз!
Тарихның битләрендә алтын белән
Язылган «орден ифтихар»[20 - Орден ифтихар – мактау ордены.] сез булдыгыз!

Яшәгез каһарманнар аты белән!
Язылсын атларыгыз алтын белән!
Алыгыз миннән дә чын тәбригемне
Күңлемнән янып чыккан ялкын белән!




Таң вакыты




[21 - Мөсәҗҗәгъ – рифмалы, рифмалаштырылган.]





Таң вакыты… Татар йоклый…
Мин йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик берүзем уйланам.
Уйланам, уема батамын,
Тормыймын үзем, ятам…
Ятмас идем дә, җибәрми
Атадан калган хатам.
Хатам тирән, тамры ерак…
Ботагы дөнья каплаган,
Каплаган да тора-тора һаман,
Яфрагын да какмаган.
Какмаган бер яфрагын да
Һич татар курку белән,
Теге, ләгънәт, үсә, зурая әле һаман да…
Колактан-колакка туку белән.
Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын,
Тикшерергә төбен кушмыйлар;
Аталар сөйли бабадан ишетеп,
Балалар шуны хушлыйлар.
Хушлыйлар чын күңел белән,
Ышанмыйлар һич: «юк, түгел» белән.
Башларын ваткан татарларның
Тик шул бер Алла!
Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?
У?ллә белерләр РјРёРєУ™РЅ хаталарын бер алда?
Һай, юк, хата бик зур,
Бөтен дөньяны бар иткән,
Бардыр, үзе бердер,
У?РјРјР° көнһенә[22 - Көнһенә – хакыйкатенә, асылына.] ирешмәктән
Гакылларны тар иткән.
У?Р№ СЃРёРЅ, Габдулла[23 - Габдулла – Алла колы.]!
Мөселман булсаң уйлама юкны!

Ят, йокла!
Йокла рәхәт, йокла тыныч, саклан,
Саклан, утка таба йөз тотма!

Юк, юк!.. Мин шашам!
Яталмыйм урнымда, күккә ашам!
Менә таң атты!.. У?РЅУ™ РєРѕСЏС€ чыкты!..
У?РЅУ™ әллә кем РјРёТЈР° кычкыра:
– У?Р№ СЃРёРЅ, кайгырма, шат Р±СѓР»:
Аягың бәйдән ычкына!
Менә сиңа юл, бу анага угыл бул, –
Ди, миңа бер яшь кыз күргәзә. –
Туг яңадан мәгърифәтле анадан!
Югыйсә син, әй татар,
Бел, бетәсең! – ди, – надан.
Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид Алладан!




«Мин»




[24 - Мәнзум – тезмә, тезмәле сөйләм.]





«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.

Берүзем хөр каламын киң
Т–РёСЂ Р№У©Р·Рµ Т»У™Рј РєТЇРєС‚У™ РґУ™;
У?Р№ СЂУ™С…У™С‚ СЃРѕТЈ шул вакыт!
Шуны телимен күпкә дә.

Кайвакыт мин үләмен,
Сөймим үзем дә үземе,
Күрми торсам ул «мин» емне
Йә ишетми сүзене.

Үләмен, һич эшли алмыйм,
Таба алмыйм барны да,
Бар халык шат үзләренчә,
Мин берүзем кайгыда.

У?РјРјР° СЃРѕТЈ кайчан күземә
Ул «мин» ем бер күренә:
Менәмен күкнең югары,
Р?ТЈ югары түренә…

Дөньяда бар су – минеке,
Бар кара җир – минеке,
Бар тау, урман, бар матур кош –
Барысы да минеке!

Күрмимен мин ул вакытта
Һич бәхетсез бер кеше,
Барсы да үзен караган,
Миндә юк һичбер эше.

Мин дә «мин» емнең юлында
Бик тирән уйга талып
Табынам – укыйм бер догамны,
Ятлаган көйгә салып.

Нигә бу мин – «мин» дигәндә
Очам икән күккә дә?
Миңа гына микән алай?
Юк, шулайдыр күпкә дә.

«Мин!» димен мин, яшәсен «мин!»
«Мин» минемчөн[25 - Минемчөн – минем өчен.] Алла ул,
Рухым үлгәндә күренсә,
Рухыма җан салган ул.




«Син»


Мине утка аткан ул – син,
Мине суга салган да – син,
Утка янсам, суга батсам,
Тартып алган аллам да – син!




«Ул»


Кашлары – ай аның, яңа туган,
Йөзе – айның тулган көннәре,
Керпекләре – нурлар, кич чәчелгән,
Р?РєРµ күзе – шул кичнең күлләре.

Үзе аның – диңгез, гыйшык диңгезе,
Бар мәхәббәт аңа җыелган,
Аңа күк тә, ае, йолдызлары
Белән төшеп, сәҗдәгә егылган.

Бите – кояш, кызарып чыгып килгән,
Көлгән чагы – гүя бер сахра,
Тавышлары – чын-чын былбыл тавышы…
Аһ, үләмен, үләм шул чакта!




Т–У™РјРёР»У™


Ник минем исемне ала
Бар кеше дик бер кеше?
Үземе кол, күңлеме әсир
Р?С‚У™, көлсә теше.

Барсы да түгел аның да,
Тик икесе алдагы.
Югары каттан булуы,
Аһ, бәла ансы тагы!

Җитмәсә, ул ике тешнең
Р?РєРµ ягындагы урын,
Буш калып сача галәмгә
Теге ике тешнең нурын.

Көлмәсен! Көлсә бетерә,
Юк итә дөнья йөзен;
Күрмәсен! Күрсә көлүен,
Кол итәр Алла үзен.

У?Р№ җаным, кыйл РјУ™СЂС…У™РјУ™С‚!
Алма аның да гаклын,
Килмәсен асты өскә дөнья,
Сакла халык хәтерен!

Валла! Ант итеп әйтәм
Ал-кызыл йөзең белән
Һәм дә барча кызларның
Баш солтаны үзең белән:

Күрдисә бер Алла синең
Бу зифа буй, гөл йөзең,
Сабыр итә алмас, корбан итми
Мәхлүкатын[26 - Мәхлүкат – яратылган барлык җан ияләре.] һәм үзен.

Янасың ут дик төтенсез,
Яндырасың бәгъреме,
У?йтсәнә, СЃРёРЅ чын кешеме?
У?ллә СЋРє, җен-РїУ™СЂРёРјРµ?

У?ллә СЃРёРЅ СЋСЂРё яралган
Бер кувәме[27 - Кувә – көч, куәт.] минем өчен?
Тереләм, үләм, торамын,
Барсы да тик синең өчен!

Синең өчен укыйм, язамын,
Синең өчен сөенәм, кайгырам;
Синең өчен бик күп вакытта
Хисләремнән дә аерылам.

Кайвакыт син утырасың
Карап, тәрәзәгә борылып,
Карасам, күзем аермый,
Күренәсең нур булып.

Бәлки, син үзең шулайдыр,
Үз көеңчә һәрвакыт,
Миңа сине син көенчә
Күрү – ансы да бәхет.

Үтдисәң син минем урамнан,
Күккә башым бәрелә.
Нишләтдең син мине, әйтче!
У?Р№ Ходаем, Т–У™РјРёР»У™!

Бар кануннан башым алдым –
Багынамын тик сиңа!
Бар кызыктан кул селектем –
Табынамын тик сиңа!




Сызла, күңлем


Сызла, сызла, сызла, күңлем!
Сызла бертуктамыйча,
Сызла айлар, сызла еллар,
Сызла төн йокламыйча!

Сызла, сызлап, син мәхәббәт
Ялкынын гөлләр яса,
Мәңге хәсрәт һәм кара төн
Елларын көннәр яса!..




1908–1910





Алданган


Бетте. Төштем. Үлде рухым.
Калмады һич рәхәтем;
Көн – авыр, төн – бер кабер, бер
Ел тоела сәгатем.

Ачынам, ачуланам һәм
Каш җыерам дөньяга…
Һаман алдый. Юк хакыйкать!
Мин су дим, ул – йон ага.

Юктыр, әлбәттә, кояш та,
Ул дадыр – хәйлә генә!
Юктыр ай да, юк галәм дә,
Барсы да – шәүлә генә!

Юк бу дөнья каплаган күк,
Юк бу җирләр берсе дә!
Юк табигать, юк кешеләр,
Үлесе дә юк, тересе дә!

Юк чыны бернәрсәнең дә!
Чын «юк» үзе дә юк хәзер!
Беттем. Алдандым. Янамын…
Бар торышым ут хәзер.

Үттеләр, шәп шылтырап аккан
Судай, шат көннәрем;
Бер караңгы һәм төтенле
Көнгә алышты төннәрем.

Бар да карыйлар миңа
Ямьсез, тутыккан күз белән,
Кычкыралар йөземә
Тәмсез, ачулы сүз белән.

Очрасам яңлыш берәүгә,
Яисә күрсәм эш белән,
Күренә елан, тырный күңлемне
Агулы теш белән.

У?СЂРЅРё-У™СЂРЅРё Р»У™РіСЉРЅУ™С‚ У™Р№С‚У™Рј
РўРёСЃРєУ™СЂРµ Р±Сѓ РґУ©РЅСЊСЏРіР°,
РњРёРЅ РјУ™С…У™Р±Р±У™С‚ РЅСѓСЂС‹ РґРёРј, СѓР»
Аерылу шәмен яга.

Мәңгегә шул көйгә барырмы
Кара таплы бәхет?
У?ллә әйләнер РјРёРєУ™РЅ Т—РёР»,
Һәм исәр татлы вакыт?..




«Кайвакытта уйлыймын мин…»


Кайвакытта уйлыймын мин
Уйны – тәмлесен генә,
Тәмле уйларым эчендә
Тәмлерәге – «син» генә!

«Син» генә бар хәсрәтемне
Тараталасың, тарат!
«Син» генә рәхәт кояшын
Караталасың, карат!

«Син» генә – бар күккә патша,
Аш! – диген, күккә ашыйм!
«Син» генә – рух биргән аллам,
«Син» яшә! Һәм «мин» яшим!




«Мин үләм»


Һәрвакыт, чыксам агачлар,
Бакчалар эчләренә,
Шаккатам, тел бәйләнә бу
Дөньяның эшләренә:

Нинди япь-яшь гөл-чәчәкләр,
Нинди урман һәм сулар –
Һәммәсе – тик моң да кайгы,
Кайгылы һәм шау-шулар.

Ул илаһи бер матурлык –
Фәхри[28 - Фәхри – макталырга лаеклы.] урман аллары,
Ул илаһи төз зифа буй
Сахиранә[29 - Сахиранә – сихерле матурлык белән бизәлгән.] таллары,

Ул яшел хәтфә келәмнән
Җир йөзен япкан үлән –
Һәммәсе бер кайгылы көй
Көйлиләр; ул – «мин үләм».




«Кеше»


…Шулай әрни, көя-көя
Торам татар арасында,
Үзем дә шул татарның бер
Баласымын баласын да…

Торам, әрним, кинәт сөйнәм,
Тагы каным кибеп көйнәм;
Елаганда, елый алмый,
Кара кан яшемә төйләм.

Эче гел кер малайларның,
Мирасы шул бабайларның,
Кара күңле, кара юлы
Белән үткән бабайларның.

Нәләт сезгә, малайларга!
Нәләт сез дик бабайларга,
Нәләт барлык миңа каршы
Туган йолдыз һәм айларга!

Нәләт, әй син, кара көч, кем
Дип әйтим, белмим исмеңне,
Кисәкләп ташласын кошлар
Т–У™Т»У™РЅРЅУ™РјРЅУ™СЂРіУ™ Т—РёСЃРјРµТЈРЅРµ!

Кирәкми һич миңа моннан
Болай Алла вә саф вөҗдан:
«Кеше» төсле булам мин дә –
Елан – эчтән, болай – тыштан.




Минутлар


Кайвакытлар тормышымда
Бер минутлар табыла:
Зәррә[30 - Зәррә – тузан бөртеге, атом.] хәтле бер рәхәт бик
Зур биек бер тау була.
Тау булып сыймый күңелгә
Бәгърем өзгән кайгылар
Һәм дә рухымның чәчәген
Каплап үскән кайрылар.
Шул минутта юк булып, бер
Күңлем иркен киңәя
Һәм татарлык җаныма бер
Фахиранә[31 - Фахиранә – горур булып.] көйләнә.
Бар татарлык каннарым саф
Алсу сөткә әйләнә,
Таш күңелләрем эреп, бер
Чын мәхәббәткә әйләнә.

Шунда яшрен бер фәрештә –
Ак бәхет булмак булам,
Яшренеп һәм шул татарлык
Башына кунмак булам…
Шунда тәмле-тәмле уйлар
Һәм фаразларны корам,
Шунда тик бер чын бәхетле
Һәм рәхәттә ултырам.




Авыл


У?Р№ авыл, СЃРёРЅ РјРµТЈ С€У™Т»У™СЂРґУ™РЅ
Мең кабат ямьле вә хуш:
Бер кеше юк бер урамда…
Нинди тын һәм нинди буш.

Нинди иркен, нинди рәхәт,
Нинди бар җир гөл генә;
Синдә төн дә юк, төнен дә
Бер болытлы көн генә.

Ул кара бер күгеңә бу
Фирүзә бит, бик зуры,
Күр аеңны, кайда бар бу?
Бер гаҗәеп бит нуры!

Нинди нурлар сачратып ул
Уйный, нәкъ нурда йөзә,
Нәкъ көлә, нәкъ елмая, нәкъ
Юри бәгъреңне өзә.

Нинди тамчы-тамчы нурлар
Сачраган күк йөзенә,
Чеп-чуар чын бриллиант
Сипкәнмени, күр, үзенә.

Һәм гаҗиб бер яктылыкта
Җир көмеш төсле тора:
Анда – урман һәм дә таулар,
Монда кырлар яктыра.

Синдә бар да чын матур һәм
Чын матур синдә генә,
Тагы да артыр бер матурлык
Китдисәм мин дә менә.




Көлсеннәр!


Үтәр бер ел, тагын бер ел… шулайтеп[32 - Шулайтеп – шулай итеп.]
Үтәр еллар, үтәрләр юл шомайтеп[33 - Шомайтеп – шома итеп.]…
Үтәр еллар эзеннән һәм гомер дә,
Калыр тик күз яшем түглеп гомергә.

Белерләрме ачылыгын яшемнең –
Бәһале һәм кадерле иптәшемнең?
Белерләрме, йә әллә тик көлерләр?
Малайлар су итеп уйнап йөрерләр?

Йөресеннәр дә көлсеннәр! Син ак тик,
Агып, бар җир йөзен капла да ят тик!
Булыр бер көн, ачык антым, торырмын,
Бөтен дөньясына ләгънәт орырмын!




Пигамбәр


Эчемнән ут янып торган чагымда
Күрәм: Җибрил була пәйда янымда…
Күземне бер йокы баскан шикелле
Булам, бугълам үзем, шашкан шикелле.
Тоям: Җибрил яра күңлем ярасын,
Яра да рух сала, алгач карасын.
«Пигамбәр син!» ди дә шунда китә ул
Очып күккә, миңа күргәзә дә юл.

Калам, тетрәп ятам, мин хәл җыйганда
Килә күктән аваз, тетри җиһан да:
«Курыкма, тор, алып хикмәт кылычын,
Тагып билгә баһадирлар кынысын,
Биреп күкрәк ачуга бар, сугыш ач,
Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач!
Корыт җирдән языкның кортларын син,
Очыр җилгә аларның йортларын син,
Йөре, әйлән бөтен җирне, сулар кич,
Кеше адлы еланнар калмасын һич!» –
Ди дә күктән аваз, сикереп торамын,
Китеп, бер тау башында ултырамын;

Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән
Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән.




Р”У©РЅСЊСЏРіР°


Аһ, әгәр бу күңелем үткен
Сөңге йә ук булсае;
Яисә ул бер уй белән су
Яндырыр ут булсае,
У?РјРјР° СЃРѕТЈ бер СЌС‚ итеп Р±Сѓ
Дөньяны атар идем,
Җир-суын да яндырыр һәм
Күкләрен ватар идем!..

Юк шул ул көч бу күңелдә,
Ул зәгыйфь, ул кечкенә,
Уйласам уй, сызлый күңлем,
Сызлый җан да эч кенә.
Бигрәк артык изде дөнья…
Калмады сабрым, бетәм,
Тик азаккы тамчы яшьнең
Җиргә тамганын көтәм.

Ул тамар бер, мин бетәрмен,
Тик шуны белсен үзе,
Бу азаккы яшь булыр бу,
Р?деалымның йолдызы!..
Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс;
Бу калыр, бу ялтырар!
Һәм, караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!
Тугмый калмас, бер туар ул,
Р?деалым күренер әле,
Шунда эчкән яшенә дөнья
Тончыгыр, күбенер әле!
Ник исәпсез калдырыр җан
Елгалап аккан канын?!
Юк, алыр һәр тамчы канга
Дөньяның мең кат җанын!




Алла


Кем ул – белмим вә нәрсәдер
Белим дип юл да эзләнмим,
Мәгәр аннан бүтән затка
Җегенмим мин вә тезләнмим.

Олуг дим мин Аны һәм Ул
Мине аңлар вә ишетер дим,
Ни сөйлим йә ни уйлыйм, Ул
Йолыр, онтыр вә кичерер дим.

Була үпкәм Аңа бәгъзан,
Дүнәм хәтта, җитәм чиккә,
Тәмам иркә, очынган бер
Бала төсле китәм читкә.

Ләкин күңлем Аны һәр дәм
Үз иткән, Ул даим бергә,
Газап чикмәс җаным бер дә,
Мәгәр чиксә чигәр бергә.

Мөкатдәсмен[34 - Мөкатдәс – РёР·РіРµ, бөек.], әминмен[35 - У?мин – РёРјРёРЅ, ышанычлы.] бар
Көфердән, бар гөнаһлардан,
Аяк баскан җирем барсы
Гөлстан бер, җинанлардан[36 - Җинан – җәннәтләр, җәннәт шикелле пакь урыннар мәгънәсендә.].

Кем Ул андый, сәгыйд[37 - Сәгыйд – бәхетле.] иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным Аннан
Яратылган, мин – Ул, Ул – мин.




«Уен-көлке музее» ннан (1)





Җырлар


Минем ирем бар иде,
Нәкъ Һади абзый[38 - «Йолдыз» газетасының нашире һәм мөхәррире Һади Максуди (1868–1941).] иде:
Бер-бер кеше өстен чыкса,
Аңа баз казый иде.

Кодрәтле падишам,
Көн дә каршында торам,
Һади хәлфә дисә берәү,
Валлаһи, тешен кырам.




«Ары барма, кайт бире…»


Ары барма, кайт бире,
Кил, таяныйк киртәгә!
Дәртең булса, журнал чыгар, –
Бай булырсың иртәгә.

Суда сусар йөзәдер,
Суга койрык салмыйча,
Эчкер егет журнал яза,
Айдан бер дә калмыйча.

Алмы синең җаулыгың,
Гөлме синең җаулыгың,
Журналны сирәк язасың,
У?ллә СЋРєРјС‹ саулыгың?

У?Р№ әлли җан, әлли җан,
Мулла кызы Хөсниҗан.
Собраньега рапорт яза
Һади берлән Шакирҗан[39 - Һади Максуди белән Шакирҗан Хәмиди хакында сүз бара. Собрание – Магометанское духовное собрание (Диния нәзарәте).].

Безнең урам – су урам,
Кышка керсә бозлана,
Кеше сүзе өскә чыкса,
Һади абзый сызлана.




«Уен-көлке музее» ннан (2)





Думада татар депутаты җырлый


РњУ™РЅРіУ™СЂР»У™СЂРЅРµТЈ У©Рµ Р·У™ТЈРіУ™СЂ,
Без дә шулай буятыйк,
Депутатлык ике килмәс,
Уйнап күңел җуатыйк.

Йөзә үрдәк, йөгрә каз
Боты озынга күрә,
Бу Думаны без сөябез
Гомре озынга күрә.




«Зиләйлүк» көенә


Петербурдай кала, ай, таш кала, –
Бик күп калаларга баш кала,
Депутатлык, бәгърем, бик зур мәнсаб[40 - Мәнсаб – дәүләт хезмәте.],
Р—РёР»У™Р№Р»ТЇРє!..
Шәригатьнең эшен башкара.

Талларданлай тартма мин ясадым,
Сырлауларын үзең сырларсың,
Бу җырларны, җаныем, тот исеңдә,
Р—РёР»У™Р№Р»ТЇРє!..
Депутатлык беткәч җырларсың.




Күрәм: гали…


Күрәм: гали вә шатлыклы
Галәм алда, бар ул алда…
Минем тик бер тәнем монда,
Үзем күктә, мәләк[41 - Мәләк – фәрештә.] анда.

Еланмы бар кеше җирдә,
Йә аузы канлы ерткычмы,
Селектем кул, тышыннан ул
Йә гәрчә бер хурый кызмы?

Бизеп барлык кеше адлы
Кара эчле еланнан мин
Тоям күңлемне киң, ләкин
Пошамын, әрнимен даим.

Пошам да әрнимен, әмма
Тәнәззел[42 - Тәнәззел – түбәнчелек итү, баш ию.] итмимен җиргә,
Үләрмен… шунда да утта
Үләрмен, үлмәмен җирдә.

Куансын бар галәм һәм дә
Куансын ул, куан син дә!
Ачык бел тик: ачынмыйм һич
Ачы үлгәнемә мин дә…




Татук (Татьяна) җырлый







Бетте баш, кипте яшь, китте бар рәхәт…
Китсен! Ни күрсәм, мин күрермен,
Язмыш РЅРё язгандыр – белгән бер У?С…У™Рґ[43 - У?хәд – бер (Алла).],
Аңар буй сонар[44 - Буй сону – буй бирү, буйсыну.] да йөрермен.

Азармын, тузармын, шулай мин йөреп,
Язмышның бурычын тик үтәрмен…
Ахыр бер сәгать мин, аңа баш орып,
Ләгънәт ди, ләгънәт ди үләрмен.




Р—У©Р±У™Р№РґУ™ СЃТЇР·Р»У™СЂРµ


Маҗидем, уйланасың уйларыңны,
Талдырып, маңгай терәп, кулларыңны,
Кызганам, карап торсам читтән килеп,
Сып-сылу, япь-яшь кенә буйларыңны.

Кызганам саргылт ап-ак йөзләреңне,
Укый-укый ләгънәт тулы сүзләреңне,
Кызганам керпек какмый карап торган
Өмидсез бер ноктага күзләреңне…

Уйлыйсың, җир йөзендә торыйммы, дип,
Үрмәкүчтәй, мин дә бер ау корыйммы, дип,
Газизә мине ташлап ятка китсә,
Башымны шунда ташка орыйммы, дип.

Өмидсез булма, Маҗид, үзең барда,
Хакыйкать чын көзгесе күзең барда,
Уйлама, хур зәгыйфьмен, ләшәймен[45 - Ләшәй – берни дә түгел, чүп кенә.], дип,
Асмани аять катыйг[46 - Асмани аять катыйг – күк аятьләреннән дә кискен, каты.] сүзең барда!




РњР°Т—РёРґ СЃТЇР·Рµ


Масайма син, Раббем! Кодрәтеңә
Тартып алып ни бар бәхетемне…
Булыр бер көн: ватар, көл итәрмен
Гарше көрси[47 - Гарше көрси – дини миф буенча Алланың иң югарыда, тугызынчы кат күктә урнашкан тәхете.], сәмаң,[48 - Сәма – күк, күк йөзе.] тәхетеңне!..




Минем төн


Караңгы һәм дә таңы ерак,
Уты сүнгән җәһәннәм – минем төн,
Олы кайгы, олы хәсрәт
Һәм эч пошу тулы гел минем төн.
Минем төн озын, минем төн кара,
Күрмим хәят[49 - Хәят – тормыш.], тирәм дөм караңгы,
Караңгы хәтта янган шәмем,
Караңгыдан рухым да каралды.
Караңгы һәм тар бар күк асты,
Тапмый күңлем бер карар һичкайда,
Карыйм да күккә, очарга уйлыйм,
Уйлыйм, әмма күрмим нур һәм ай да.
Нурсыз ул, нурсыз йолдызлар да,
Хәят беткән, җаны юк таңның да,
Торам да карыйм, юк, таң атмый…
Янам, көям, сызланып, кайгымда.

Егылам да егълыйм, саташам шуннан,
Кешеләр чорный тирәмне өемдә,




Конец ознакомительного фрагмента.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=66360712) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Баг – гөлбакча.




2


Р?лла – тик, фәкать.




3


Мәлганәт – ләгънәтләнергә тиешле яман эшләр.




4


Гадаләт – гаделлек.




5


Шуйлә – шул рәвешле.




6


Сакалыңлә (илә) – сакалың белән.




7


Рәд – инкяр итү, кире кагу.




8


Тәкъсир – руханиларга олылап эндәшү сүзе.




9


Тәбәррек – хөрмәтле.




10


Казаханә – бәдрәф.




11


Шәриф – данлы, изге.




12


Тартышканда – көрәшкәндә.




13


Тәкрар – кабат, припев.




14


Чөн – өчен.




15


Гаҗиб – искиткеч, гаҗәеп.




16


Гыйбрәтләрне тәкрар итә – гыйбрәтле хәлләрне сурәтләп күрсәтә.




17





1906 елның 22 декабрендә булган беренче театр уены С. Рәмиев чыгышы белән ачыла.




18


Тәгъзим итеп – олылап, хөрмәт итеп.




19


Тәгассыб – искелеккә ябышып яту.




20


Орден ифтихар – мактау ордены.




21


Мөсәҗҗәгъ – рифмалы, рифмалаштырылган.




22


Көнһенә – хакыйкатенә, асылына.




23


Габдулла – Алла колы.




24


Мәнзум – тезмә, тезмәле сөйләм.




25


Минемчөн – минем өчен.




26


Мәхлүкат – яратылган барлык җан ияләре.




27


Кувә – көч, куәт.




28


Фәхри – макталырга лаеклы.




29


Сахиранә – сихерле матурлык белән бизәлгән.




30


Зәррә – тузан бөртеге, атом.




31


Фахиранә – горур булып.




32


Шулайтеп – шулай итеп.




33


Шомайтеп – шома итеп.




34


Мөкатдәс – изге, бөек.




35


У?мин – РёРјРёРЅ, ышанычлы.




36


Җинан – җәннәтләр, җәннәт шикелле пакь урыннар мәгънәсендә.




37


Сәгыйд – бәхетле.




38


«Йолдыз» газетасының нашире һәм мөхәррире Һади Максуди (1868–1941).




39


Һади Максуди белән Шакирҗан Хәмиди хакында сүз бара. Собрание – Магометанское духовное собрание (Диния нәзарәте).




40


Мәнсаб – дәүләт хезмәте.




41


Мәләк – фәрештә.




42


Тәнәззел – түбәнчелек итү, баш ию.




43


У?хәд – бер (Алла).




44


Буй сону – буй бирү, буйсыну.




45


Ләшәй – берни дә түгел, чүп кенә.




46


Асмани аять катыйг – күк аятьләреннән дә кискен, каты.




47


Гарше көрси – дини миф буенча Алланың иң югарыда, тугызынчы кат күктә урнашкан тәхете.




48


Сәма – күк, күк йөзе.




49


Хәят – тормыш.



Если текст книги отсутствует, перейдите по ссылке

Возможные причины отсутствия книги:
1. Книга снята с продаж по просьбе правообладателя
2. Книга ещё не поступила в продажу и пока недоступна для чтения

Навигация